news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск губернаторы самолетны кырга утырткан экипажга рәхмәт белдерде

Татарлар Дамир Йосыповка рәхмәт йөзеннән губернатордан Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен салдыруны хәл итүне сорый.

Свердловск губернаторы самолетны кырга утырткан экипажга рәхмәт белдерде
соцсети

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов двигателе сүнгән пассажир самолетын кырга утырткан экипажга рәхмәтен белдерде. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

“Уральские авивлинии” рейсының батыр экипажына: һава судносының командиры Дамир Йосыпов, икенче пилот Георгий Мурзин, өлкән бортпроводник Дмитрий Ивлицкий, бортпроводниклар Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Алия Слякаева, Яна Ягодинага батырлык һәм профессионализм өчен рәхмәтемне белдерәм”, - дигән ул.

Губернатор бу кешеләргә бүләк биреләчәген әйткән.

Губернаторның бу постына беренче комментарийны Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке җитәкчесе Тәбрис Яруллин язган. Ул #мечетьвподарок дигән комментарий калдырган.
Комментарий калдыручы башка татар активистлары да Екатеринбургта Җәмигъ мәчетенә урын табылмау проблемасын хәл итүне сорый.

“Евгений Владимирович, Дамир Йосыпов өчен иң яхшы бүләк Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен төзү булачак”, - дип яза Гөлназ Бәдретдинова. “Дамир абый Йосыпов үзенең бу гамәле белән татарларның Ватанның лаеклы улы булуларын исбатлады. Ә татарларга һәм мөселманнарга мәчет кирәк. Бу сорауны хәл итегез, зинһар өчен”, - дип язган форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100