Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск Диния нәзарәте имамнары тикшерү изоляторындагы хатын-кызлар янында булды
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары — Ибраһим хәзрәт Якупов һәм Үмәр хәзрәт Асланов 5нче тикшерү изоляторындагы хатын-кызлар янында булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында кунаклар изоляторда утыручылар белән әңгәмә корды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, ислам әдәбиятын, шулай ук «Ас-Салам» газетасын тапшырды.
Моннан тыш, учреждение башлыгы урынбасары, эчке хезмәт майоры Иван Тарасовка тоткыннар белән эшне оештыруда күпьеллык ярдәме һәм мәхәллә кешеләренең ихтыяҗларына игътибарлы мөнәсәбәте өчен «Көмеш ярымай» медале тапшырылды. Диния нәзарәтендә 5нче тикшерү изоляторы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм аның алга таба да үсүенә өмет белдерделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз