news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердлау өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Татарстан тәҗрибәсе белән таныша

Укытучылар өчен тематик семинар, күргәзмә, милли мәгариф буенча мастер-классалар оештырылган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Свердлау өлкәсе белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы арасындагы мәгариф буенча хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру максатыннан Әҗегол мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узган. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Чара барышында мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе белән таныштыру, тематик семинар, күргәзмә, милли мәгариф буенча мастер-класслар оештырылды. Свердлау укытучылары Арча районында урнашкан Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексында да булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot