news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердлау өлкәсенең Чусовая елгасы буенда актив ял итергә яратучыларның 10нчы фестивале старт алды

Фестиваль чикләрендә мәдәни-белем арттыру чаралары да үтәчәк


(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова) Бүген Свердлау өлкәсенең Чусовая елгасы буенда актив ял итергә яратучыларның “Чусовая – туган елга” 10нчы фестивале старт алды. Фестивальне оештыру комитетында хәбәр итүләренә караганда, чарада ел саен Урал төбәгенең балык тотарга, салда йөзергә яраткан, велоспортны үз иткән меңнәрчә кешесе катнаша.

“Балык тотарга яратучыларны кармак, спиннинг белән балык каптыру ярышлары көтә. Спортчыларның Мосин ташыннан Чусовое авылына кадәр булган ераклыкка – 2,5 километр арада, шулай ук 7 көнлек Чусовое авылы – Кын поселогы (Пермь крае) маршрутында ярышлары көтелә. Велосипедчылар арасында «Екатеринбург – Первоуральск – Чусовое авылы» велоярышы үткәрү планлаштырган. Футболга мөккибән киткәннәр мини-футбол турнирында катнаша ала”, - дип хәбәр иттеләр оештыру комитетында.

Фестиваль чикләрендә мәдәни-белем арттыру чаралары да үтәчәк. Чара башланыр алдыннан фестивальдә катнашучылар табигатьне данлау йоласы “Изге эш алдында баш ору”ны башкарачаклар.

Моннан тыш халык мәдәнияте традицияләрен үз итүчеләр Урал осталары үткәргән мастер-классларда үз көчен сыный ала. Фестивальдә Чусовая елгасында төшерелгән фильмнарны, 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында яшәүче фотохудожниклар Сергей Прокудин-Горской һәм Николай Филатовларның эшләрен “Чусоваяның үткәненә сәяхәт” фотокүргәзмәсендә карарга мөмкин булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot