news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердлау өлкәсендә 92 мең гаилә ана капиталына сертификат алды

Бүгенге көндә ана капиталын куллану юнәлешен билгеләгән гаиләләрдән 5745 гариза кабул ителгән дә инде

(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Свердлау өлкәсендә дәүләтнең балалы гаиләләрне яклау буенча программасы гамәлгә ашрыла башлаган чордан алып ана капиталына сертификатны 92 мең гаилә алган. Свердлау өлкәсе буенча РФның пенсия бүлекчәсендә хәбәр итүләренә караганда, күләме 365 мең 698 сум торган сертификат барлыгы 3 миллион гаиләгә тапшырылган.
Экспертларның билгеләвенчә, россиялеләр арасында сертификат күпчелек очракта торак кредитларын һәм заемны каплатуга тотыла икән. Балаларына 3 яшь тулган россиялеләрнең күпчелеге ана капиталын торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү юнәлешендә тотыла.
Свердлау өлкәсе буенча РФның пенсия бүлекчәсендә хәбәр итүләренә караганда, бүгенге көндә ана капиталын куллану юнәлешен билгеләгән гаиләләрдән 5745 гариза алынган да инде. Аларның 5324е – торак шартларын яхшыртуга, 409ы – балаларны укытуга, 12 гариза – аналарның булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчерү максатында.

news_right_1
news_right_2
news_bot