news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булып, бу хокукларны кире кайтаручылар арткан

Татарстанда ата-ана хокуклары буенча чикләве гамәлдән чыккан һәм бу хокукларны үзләренә кире кайтарган ата-аналар саны арткан. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова әйтте. Бүген Дәүләт Советының 19нчы утырышында ул 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган докладын тәкъдим итте.

«Вазгыятьне үзгәртү өчен, гражданнарга ата-ана хокукларын кайтаруда ярдәм күрсәтү буенча муниципаль юл карталары өйрәнелгән. Документларга ясалган анализ аларны эшләп бетерү кирәклеген күрсәткән. Моңа бәйле рәвештә, күрсәтмәләр эшләнгән һәм район-шәһәр башлыкларына җибәрелгән. Быел без төрле эшләрне, шул исәптән, ата-ана хокукларын кайтару буенча эшләрне юристлар белән карауга игътибар юнәлтәчәкбез. Бу категориядә еш кына авырлыклар туа. Гадәти хаталарны ачыклау өчен, ата-аналарның, канәгатьләндермичә, кире кайтарылган дәгъваларын яңадан карап анализлаячакбыз», – дип белдерде Светлана Захарова.

«Безнең максат – опека органнары өчен күрсәтмәләр әзерләү. Бу – дәгъва гаризаларының, бәяләмәләрнең сыйфатын арттырачак, балалары белән бергә яшәргә теләгән ата-аналарга мөмкинлекләр бирәчәк, һәм проблеманы судка кадәр хәл итәргә булышачак», – диде Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Ул гаиләдә иминлек какшау аркасында зыян күргән балаларның хокукларын яклауга аеруча зур игътибар кирәклеген әйтте. Гаиләдәге тәртипсезлек аркасында социаль ятимлек пәйда була. «Ата-аналарның берсе тарафыннан яки якын туганнардан килгән, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләү турында сораулар беренче урынга чыкты», – диде Светлана Захарова.

Аның сүзләренчә, ведомствоара ярдәм кирәк булган гаиләләрнең артуына профилактика хезмәтләренең актив эше дә йогынты ясаган. Алар тарафыннан җибәрелгән сигнал карталары, алдагы елга караганда, 10 процентка күбрәк булган. Алар, гадәттәгечә, хокук саклау органнарыннан түгел, ә сәламәтлек саклау системасыннан бигрәк тә күп килгән. «Гражданнардан тәртипсез гаиләләр турында мәгълүмат, 112 телефоны буенча сораулар килгәндә, алар ведомствоара хезмәттәшлектә карала. Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, балалары булган 64 тәртипсез гаилә ачыкланды һәм исәпкә куелды», – диде вәкаләтле вәкил.

2025 елда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 1683 мөрәҗәгать килгән, бу 2024 елга караганда 10 процентка азрак. Мөрәҗәгатьләр гаилә, мәгариф һәм балаларны социаль яклау мәсьәләләренә кагылышлы булган. Мәгълүмати куркынычсызлык белән бәйле мөрәҗәгатьләр 21 процентка арткан. «Узган елда без гражданнарны читкә чыгып кабул итү, Адвокат палатасы катнашында ай саен уза торган консультацияләр аша халык белән багланышларны киңәйттек. Бу безгә, профильле белгечләрне җәлеп итеп, катлаулы бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирде», – диде Светлана Захарова.

Гражданнарның шикаятьләрен карау нәтиҗәсендә, 334 мөрәҗәгать контрольгә алынган, 228 сорау уңай хәл ителгән. Калган очракларда балаларның бозылган хокукларын торгызуда теләктәшлек күрсәтелгән, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot