Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эретеп ябыштыручылар уртача 70 мең сум хезмәт хакы ала - HR-эксперт
Татарстанда эретеп ябыштыручының хезмәт хакы аена 45-85 мең сум тәшкил итә, ә уртача мондый белгечләр 60-70 мең сум ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр итте
Әмма, эксперт сүзләренчә, бу саннар соңгы чик түгел һәм зур нефть-газ химиясе предприятиеләрендә, шулай ук зур төзелешләрдә яки нефть чыгаруда вахта ысулы белән эшләүчеләрнең хезмәт хакы, эш сәгатеннән тыш башкарылган эшне исәпкә алмыйча, аена 120-150 мең сум тәшкил итә.
Лоикова хезмәт хакына берничә фактор йогынты ясавын әйтте: разряд/квалификация, тармак (нефть химиясендә торак-коммуналь хуҗалык яки ремонт остаханәләренә караганда күбрәк түлиләр), мәшгульлек тибы, шулай ук төрле хокуклар һәм сертификатлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз