news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сүзлек дәресе» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

19 сентябрьдә «Сүзлек дәресе» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Катнашуга башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, туган тел укытучылары, мәктәп педагог-китапханәчеләре чакырыла. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

2022 елның 2 октябренә кадәр теркәлергә, гариза бирергә һәм конкурс материалларын тапшырырга мөмкин.

Техник экспертиза һәм эшләрне бәяләү 16 ноябрьгә кадәр үткәрелә, 22 ноябрьдә конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булачак.

Конкурсның максатлары – иң яхшы педагогик практикаларны ачыклау һәм тарату һәм сүзлек белән эшләүнең заманча актив формаларын, методларын һәм технологияләрен трансляцияләү.

Бәйгене оештыру һәм үткәрү шартлары, шулай ук структура һәм конкурс эшләрен рәсмиләштерү таләпләре белән Сүзлек көненең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бәйге онлайн форматта уза, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100