news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сүзлекләр төзү буенча белгеч татар теленә яңа сүзләрне кертүнең бер ысулын әйтте

Сүзлекләр төзү буенча белгеч татар теленә яңа сүзләрне кертүнең бер ысулын әйтте
Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров татар теленә яңа сүзләрне кертү ысулы турында сөйләде. 

«Мин яңа сүзләрне кулланылышка кертә барырга кирәк дип саныйм. Татар халкына консервативлык хас, без бикләнергә яратабыз, ә бу телне үстерми. Тукай телен саклап калырга теләүчеләр дә күп булган, әмма яңа сүзләрне кертергә кирәк. Татар телендә парлы сүзләр формасы бар. Мәсәлән «боралак» сүзен кертергә телибез икән, башта аны «боралак-вертолет» дип бирергә мөмкин. Беренче кулланганда парлы итеп бирергә, текстның калган өлешендә «боралак» дип кенә кулланырга була», – дип аңлатты ул. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында галимнәр сүзлекләрнең электрон фонды турында сөйләште. 

news_right_1
news_right_2
news_bot