news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суррогат ана Роналдуга игезәк бала табачак

Криштиану Роналдуның 6 яшьлек улы бар иде инде.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Танылган футболчы Криштиану Роналду әти булырга җыена. АКШның көнбатыш яр буенда яшәүче суррогат ана хәзерге вакытта аның өчен карынында игезәк бала йөртә икән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Спортчы үзенең якыннарына хәбәр иткәнчә, балалар тугач футболчы аларны үзенең Мадрид янындагы йортына кайтартачак икән. Ишеткәнегез булса, 32 яшьлек футбол йолдызының 6 яшьлек улы бар инде. Анысын да суррогат ана тапкан иде. Криштиану Роналду шәхси яңалыкларын дөньяга бик җиткерергә теләмәсә дә, игезәк балаларның тиздән дөньяга киләчәкләрен якыннарына җиткергән инде. Улыма кечкенә иптәшләр кирәк, дигән футболчы.

Сүз уңаеннан, дөньяның иң кыйммәтле футболчыларының берсе булган Криштиану Роналду Мадридның "Реал" командасы өчен чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100