news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сурия Усманова:Милли җанлы депутатлар күбрәк булган саен, милли проблемалар тизрәк чишелә

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова милләткә кагылышлы проблемаларны хәл итү юллары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Сурия Усманова:Милли җанлы депутатлар күбрәк булган саен, милли проблемалар тизрәк чишелә
Фото: «Татар-информ», Абдул Фархан

«Депутат булу бар ишекләрне ача. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Мин эшләгән елларда Парламентта язучылар, җәмәгать эшлеклеләре дистәдән артык иде. Парламентта милли җанлы язучылар, галимнәр, театр дөньясы вәкилләре, журналистлар күбрәк булган саен, милләткә кагылышлы проблемалар да җиңелрәк хәл ителә.

Парламенттан киткәч тә, депутатлар күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте. Разил Вәлиевка еш мөрәҗәгать итә идем. Мин аның мәсьәләне тиз арада хәл итүенә исем китә иде. Проблеманы сөйләүгә, ул чишү юлларын таба, шундук кирәкле кешеләргә шалтырата, сөйләшә, яки 1-2 көннән үзе шалтырата. Мин аңа бик рәхмәтле, беркайчан да, теге яки бу эшне башкарып булмый, дигәне булмады, һәрвакыт ярдәм итте.

Гаяз Исхакый музеена кагылган очракны искә алам. 2018 еллар тирәсе иде, Гаяз Исхакый музее хезмәткәрләре Рәсимә Ибраһимова һәм Гөлүсә Яруллина: «Музейны Чистайга күчерергә телиләр, ярдәм итегез», – дип, миңа шалтыратты.

Иң элек, киңәшләшер өчен, Бөтендөнья татар конгрессына – Ренат Зиннурович Закиров янына киттем. Ул бу мәсьәләне Дәүләт Советы комиссиясенә чыгарды. Ул елларда Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясен Разил Вәлиев җитәкли иде.

Разил Исмәгыйлевич мәсьәләне хәл итәр өчен бик тырышты. Без комиссия утырышын берничә ай әзерләдек, аерым план төзедек. Планда түбәндәге пунктлар бар иде: Яуширмәдәге музей, Чистайда Гаяз Исхакый яшәгән урыннарны күрсәтеп «ТНВ»да сюжетлар әзерләү, җитәкчеләргә хатлар язу, авыл кешеләреннән имза җыю, комитет утырышына чыгыш ясаучыларны табу, депутатлар белән сөйләшеп чыгу, депутатларны Яуширмәгә, Чистайга алып бару һ.б. Разил Валиев утырышта бик оста итеп аңлатып, авылдан килгән хатларны күрсәтеп, безгә кирәкле карар кабул иттерүгә иреште. Утырышта Вахит Имамов, Данил Салихов, мин дә чыгыш ясадык», – ди ул.

Сурия Усманова белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot