news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сурия Усманова: Татарстанда махсус бәйге оештырып, меценатларны барларга, олыларга кирәк

Озакламый Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булучылар ачыкланачак. Быелгы кандидатлар арасында күренекле иҗат әһелләре белән беррәттән, республикага зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре дә бар.

Сурия Усманова: Татарстанда махсус бәйге оештырып, меценатларны барларга, олыларга кирәк
Фото: © «Татар-информ»

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова фикеренчә, меценатларның хезмәте ифрат зур булса да, Тукай премиясе нәкъ менә сәнгать кешеләренә бирелә. Ә мәдәнияткә финанс теләктәшлеге күрсәтүчеләрне олылау өчен, ул Россия һәм чит ил тәҗрибәсенә таянып, Татарстанда яңа, махсус бүләк – Дәрдемәнд алтын медален булдыруны тәкъдим итү турында фикерен белдерде.

2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле, тиздән лауреатлар исемлеге дә ачыкланыр. Минемчә, барлык кандидатлар да Тукай премиясенә лаек, алар – күп эшләр башкарган, республикада танылган шәхесләр.

Аерым фикерем белән «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы турында уртаклашасым килә. Наил Өлфәт улының бу вазифаларда халык өчен башкарган эшләрен санап китсәң, берничә китап бастырып чыгарырга булыр иде. Әмма ул, иң беренче чиратта, меценат, ә премия исә иҗат әһелләренә бирелә.

Наил Маганов

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Барлык илләрдә дә меценатларны бик хөрмәт итәләр, алар – абруйлы, танылган шәхесләр. Аларның яки үзләре җитәкләгән оешмаларның шәхси фондлары бар. Мәсәлән, Россия Федерациясендәге иң күренекле меценатлар:

  • Сергей Галицкий – танылган кибет челтәренә нигез салучы һәм спортка ярдәм күрсәтүче. Төп проектлары: «Краснодар» футбол клубы һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге футбол академиясе. «Краснодар» паркы — шәһәр халкы өчен 30 гектарлы яшел зона. Кубань дәүләт университетына ярдәм күрсәтү. Бюджеты: Проектларга кертелгән инвестицияләр күләме 20 миллиард сумнан артып китә.
  • Леонид Михельсон – заманча сәнгать һәм фән. Төп проектлары: Мәскәүдәге «Гараж» заманча сәнгать музее (Дарья Жукова белән берлектә). «Виктория – Заманча булу сәнгате» фонды (яшь рәссамнарга ярдәм күрсәтү).
  • Виктор Вексельберг – тарихи мирасны торгызу. Төп проектлары: «Лопасня-Зачатьевское» утарын (Пушкиннар биләмәсен) реставрацияләү. Санкт-Петербургтагы Фаберже музеена ярдәм итү. «Заманалар элемтәсе» фонды – мәдәни кыйммәтләрне Россиягә кайтару.
  • Владимир Потанин – мәгариф һәм музей эше. Төп проектлары: Потанин фонды (студентлар һәм укытучылар өчен стипендияләр). Мәскәүдәге Пушкин музееның төп бинасын реконструкцияләү. «Үзгәрүче музей» программасы (музейлардагы инновацияләргә грантлар). Бюджеты: Ел саен хәйрия максатларына 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә.
  • Алишер Усманов – фән һәм спорт. Төп проектлары: Зур театрны реконструкцияләү (500 миллион сум инвестиция). Россиянең олимпия җыелма командаларына ярдәм итү. IT һәм робототехника өлкәсендәге яшь галимнәргә грантлар бүлеп бирү.

Россия күләмендә һәм аның төбәкләрендә меценатларны ничек хөрмәтлиләр соң?

Илдә 10 елдан артык инде махсус конкурс оештырылып килә. Аны РФ Мәдәният министрлыгы үткәрә һәм ел саен уза торган мәдәни форумда конкурс лауреатлары игълан ителә. Премия, гадәттә, Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кысаларында тапшырыла. Ул Россиянең мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән проектларга финанс ярдәме күрсәткән күренекле филантропларга бирелә.

Шундый ук конкурсларны төбәкләр дә оештыра: 2021 елда «Санкт-Петербургның шәрәфле меценаты» исеменә беренче булып «Эталон» компанияләр төркеменең элеккеге хуҗасы Вячеслав Заренков лаек булды. Ул – рәссамнарга, язучыларга һәм артистларга ярдәм итүче «Созидающий мир» фондына һәм традицион сәнгать, җанлы аралашу, виртуаль чынбарлык үрелеп барган Zarenkov Gallery арт-киңлегенә нигез салучы.

Омск шәһәрендә 2025 елның меценатлары исемнәре аталды. Владимир өлкәсендә исә мәдәният өлкәсендә 2026 елның меценаты булып Муром эшкуары Алексей Сальков танылды.

Ингушетиядә Микаил Гуцериев 2025 елның «Ел меценаты» дип табылды. Республика башлыгы Россиядә танылган бизнесменга, «Сафмар» хәйрия фонды җитәкчесе Микаил Гуцериевка лаеклы бүләк – «Ел меценаты» мактаулы исеме бирелү турындагы дипломны тапшырды. «Сафмар» фонды тарафыннан Ингушетиядә гамәлгә ашырылган хәйрия һәм инвестиция проектларының исемлеге гаять зур. Аларның һәркайсы төбәк өчен мөһим әһәмияткә ия. Ике ел эчендә аларны тормышка ашыруга 7 миллиард сумнан артык акча кертелгән. Ингуш дәүләтчелеге төзелүнең 100 еллыгына чын бүләк булып Ингушетиядә IT-Академия һәм IT-Отель ачылуы торды.

Ни өчен безнең республикада меценатларны тиешенчә хөрмәтләмиләр?

Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы, икътисады көчле төбәкләренең бересе. Бездә төрле предприятиеләр шактый күп, бай һәм уңышлы эшкуарлар да җитәрлек. Ни өчен соң безнең республикада меценатларны тиешенчә хөрмәтләмиләр? Безнең республикада да махсус конкурс оештырып, меценатларны барларга, аларны олыларга кирәк дип гел әйтеп киләм. Бу мәсьәләне галимнәр дә еш күтәрә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2025 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, нәшир, журналист, меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Дәрдемәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе» дигән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Анда чыгыш ясаган галимә Айгөл Ганиеваның тәкъдиме, минемчә, аеруча игътибарга лаек. Аның фикерләре мондый:

«Меценатларны бүләкләү өчен Дәрдемәнд исемендәге алтын медаль булдырырга кирәк. Безнең республикада мәдәният өлкәсенә ярдәм итүчеләрне барлап, аларны хөрмәтләү максатыннан бәйгеләр оештырылмый. Шуңа күрә дә меценатларга – Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанга – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен» дигән формулировка белән бирелде».

Шуннан чыгып шуны әйтәсем килә: Маганов Наил Өлфәт улы Дәрдемәнд исемендәге алтын медальгә беренчеләрдән булып лаеклы шәхес дип саныйм, – ди Сурия Усманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot