Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов белән булган әңгәмәне зур кызыксыну белән укыдым. Музей эше – бик катлаулы һәм җаваплы өлкә, интервьюда күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге моны тагын бир тапкыр инандырды. Бигрәк тә мәктәп музейларына кагылышлы өлеше мине нык уйландырды. Соңгы арада гына ике мәктәп музеенда булып, андагы вазгыятьне үз күзләрем белән күрдем.
Хәйдәр Бигичевның шәхси әйберләре ни өчен ябык ишек артында?
Казанның 174нче мәктәбендә Хәйдәр Бигичев музее эшли. Ул сәхнә формасында бик зәвыклы итеп оештырылган. Андагы экспонатлар – бөек җырчыбызның сәхнә костюмнары, ул кулланган шәхси әйберләр, пластинкалар – барысы да чын, бернинди копия юк. Хәтта Хәйдәр Бигичевны искә алу концертларында кулланылган реквизитлар да әлеге музейдан алынган иде.
Бу музейны җырчының иҗатын яраткан, хөрмәт иткән фидакарь укытучылар төзегән. Бүгенге көндә аның өчен Рәмзия Әсхәтовна җан ата. Ул ремонт өчен акчасын да тапкан, музейны реестрларга да керткән.
Төп проблема – бу мәдәни байлыкны халыкка күрсәтү. Рәмзия ханым – укытучы, мәктәп завучы, аның эше болай да башыннан ашкан. Ул музейны фәнни нигездә үстерергә белгеч тә түгел, оештыру эшләре белән шөгыльләнергә вакыты да юк. Музей мәктәп эчендә булгач, анда теләгән кешегә кереп карау да – зур проблема.
Яуширмәдәге кыйммәтле хәзинә
Икенче мисал – Чистай районы Яуширмә авылы мәктәбендәге «Туган якны өйрәнү» музее. Аны татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова төзегән. Ул экспонатлар эзли, иганәчеләр таба. Лилия ханымның тырышлыгы белән музейда Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештыручы галимә Рабига Хәкимованың шәхси әйберләре, хезмәтләре саклана.
Мине бер сорау борчый: мондый кыйммәтле экспонатларны авыл мәктәбе шартларында тиешенчә саклап буламы? Бу проблема барлык мәктәп музейларына да кагыла.
Мәсьәләне чишү юлы нинди?
Хөрмәтле Айрат Шамил улы! ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәктәп музейлары җитәкчеләре белән җыелышып, бу проблемаларны хәл итү юлларын сөйләшергә иде.
Музей җитәкчеләре – татар халкының мирасын саклау өчен көчен, вакытын жәлләмичә, өстәмә хак алмыйча эшләп йөрүче кешеләр. Аларны Казанга чакырып, рәхмәт сүзләре әйтеп, грамоталар биреп, экскурсияләр яки концертлар оештырып, хөрмәтләргә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы яки «Әдәби марафон» проекты бу юнәлештә яхшы үрнәк булып тора.
Мәктәп музейлары – ул мәгариф оешмасының эчке эше генә түгел, ул безнең милли хәзинәбез. Аларны саклап калу һәм халыкка ачу – уртак бурычыбыз.