Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сурия Усманова Исхакыйга багышланган утырышта мәгърифәтчелек проектларын тәкъдим иткән
Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл утырышында «Гаяз Исхакый әдәби мирасын пропагандалау, халыкка якынайту юлында яңа мөмкинлекләр» темасына доклад белән чыгыш ясаган. Татар тарихын, әдәби, мәдәни мирасны таныту буенча берничә мәгърифәтчелек проектын тәкъдим иткән.
«Биналар бар, әмма дәүләт органнары музейлар ачабыз дип тормый»
«Беренче тәкъдимем – Исхакый мирасы турында аның чордашлары, замандашлары аша сөйләү, күрсәтү», – ди Сурия Усманова. Ул тарихчы Тәэминә Биктимирова һәм үзе тарафыннан әзерләнгән «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» җыентыгында 12 мәгърифәтче хатын-кыз турында язмалар чыкканын, шуларның җидесе Исхакыйны яхшы белгәнен әйткән. Болар – Сания Гыйффәт, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Сәгадәт Исхакый һәм башкалар. Сурия Усманова фикеренчә, Гаяз Исхакыйның чордашларына багышлап музейлар ачарга мөмкин булыр иде.

«Бүген Чистай инфраструктурасын комплекслы үстерү проекты гамәлгә ашырыла, проект нигезендә 11 музей төзекләндерелә. Анда татар шәхесләренә багышланган музейлар юк. Җавап эзләп, Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Галимнәрдән Чистай җирлегендә туып-үскән мәшһүр шәхесләргә музей ачарга дигән мөрәҗәгать юк. Белсәгез, безгә күрсәтегез, диделәр. Шуннан үзем туган җиремнең бөек шәхесләрен өйрәнергә керештем. Бу җирләрдән татар халкының бөек язучылары, мәгърифәтчеләре, артистларының саны 100 дән артык. Җыйган мәгълүматларны системага салдым. 11 музейдан исемлек төзедем. Чистайда атаклы татар шәхесләренә музейлар кирәк дип конференцияләрдә, очрашуларда чыгыш ясадым – файдасы булмады, – дип сөйләгән Сурия Усманова.
Аның сүзләренә караганда, бары тик Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы гына Чистайда музейлар ачуга кагылышлы проблеманы «күтәреп алган». «Алар белән түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр үткәрдек. Бу эшкә Чистайны өйрәнүче галимнәр – таричхылар Илдус Заһидуллин, Нурулла Гариф һәм башкалар кушылды. Алар үз инициативалары белән отпусклары вакытларында Чистайны өйрәнгән шәхесләр. Музейлар исемлеген бергәләп тикшереп, өстәмәләр керттек. Исемлектә 12 музей. Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин «Гаяз Исхакый һәм 20 гасыр башында татар иҗтимагый хәрәкәте» беренче музей концепциясен эшләде», – ди Сурия ханым.

Алга таба ул, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Илдус Заһидуллин белән берлектә исемлектәге музейларга биналар эзләгәнен әйтә. Чистай администрациясе совет аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов, конгрессның ислам үзәге җитәкчесе Фәрит Галимов алар өчен биналар исемлеген әзерләп куйган.
«Бүгенге көндә мәшһүр шәхесләр турында архивларда күп мәгълүмат бар. Фондларда аларның мираслары саклана. Биналар бар, әмма дәүләт органнары музейлар ачабыз дип тормыйлар – заманасы да авыр», – ди Сурия Усманова.
«Яңа проектлар кирәк»
Алга таба ул чыгышында үзе тәкъдим иткән проектлар белән таныштырган. «Беренчедән, тиз арада Язучылар берлеге җитәкчелегендә дәүләт органнары вәкилләрен, галимнәрне, чистайлыларны чакырып, фонд төзү турында киңәшләшергә кирәк. «Яңарыш-Возрождение» тибында дәүләт органнары ярдәмендә эшләнергә тиеш ул», – дип саный җәмәгатьче.

Аның фикеренчә, башкаладагы кебек рухи азык алу өчен мөмкинлекләрне районда, авылда яшәүчеләргә дә булдыру бик кирәк. «Авыллар таркала дип лаф орабыз, ә булган мөмкинлекләрне кулланмыйбыз. Казандагы Тукай музее Чистайның иң зур залында күршедәге 6-7 районны җыеп, бик зур чара үткәрә алыр иде. Музейдан берничә экспонат, музей турында видео күрсәтеп, Исхакый-Тукай мөнәсәбәтләре турында, Исхакыйның «Тукай мәхәббәте» язмасы турында сөйләп уздырып була. Мондый кичәләрне зоналарга бүлеп, барлык районнарда уздырырга мөмкин. Казандагы бар музейлар да елына 1-2 шундый чара уздыра ала», – дип билгеләп узган Сурия Усманова.
Ул бүгенге көндә Чистай халкының үз тарихын белмәвендә галимнәрнең дә гаебе булуын әйткән. Әлегәчә галимнәребез тарафыннан Чистай өязе тарихын, анда туып-үскән шәхесләрнең язмышын өйрәнеп басылган китап юк. Быел Фатих Әмирханның тууына юбилей елында Чистайда да зур чара үтәргә тиеш дип саныйм. Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый һәм Чистай арасында бәйләнешләрне сөйләмим – галимнәр яхшы белә. Чистайның иң зур залында Чистайда Әмирхан яшәгән ике өйне, Әмирхан мәдрәсәсен күрсәтеп, Әмирхан нәселе һәм аларның татар мәгарифенә керткән өлеше турында чыгышларны кертеп, бик матур кичә үткәрергә мөмкин. Халык горурлансын иде», – дигән теләген җиткергән җәмәгать эшлеклесе.
Ул, шулай ук, Тәэминә Биктимирова белән берлектә, Чистай өязендә туып-үскән мәгърифәтче хатын-кызлар турында сөйләргә хыяллануы турында да әйткән. «Бөтөндөнья татар конгрессы, Язучылар берлеге белән бу чараны оештырырга мөмкин. Һәр районга барырга әзер без. Шунда ук Исхакый турында да сөйләргә була. Галимнәребез тарихыбызны халыкка кайтара. Бу эшләр генә аз. Яңа проектлар кирәк», – дип билгеләп үткән Сурия Усманова.
Чистай районы Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз