news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сурия Усманова депутат Фәндәс Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсен хәл итүне сорый

Сурия Усманова депутат Фәндәс Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсен хәл итүне сорый
Фото: Сурия Усманова

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Курган зиратында Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин каберен зиярәт кылган һәм аңа таш кую мәсьәләсен күтәргән.

«Фәндәс абыйның каберенә таш куелмаган. Фәндәс Сафиуллин хатыны Рәзинә ханым һәм аларның балаларын гаепләргә ашыкмагыз. Алар үзләре булдыра алган кадәр, гади генә ташны күптән куярга җыенганнар иде, мин туктатып тордым. Татар халкының яраткан депутатының каберендә аның дәрәҗәсенә тәңгәл килешле таш-монумент торырга тиеш дип саныйм», - диде Сурия Усманова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул бу хакта ВКонтактедагы сәхифәсендә дә язган.

Фото: Сурия Усманова

Аның әйтүенчә, Фәндәс Сафиуллинның якты дөньядан киткәненә өч ел. «Ковид алып китте. Фәндәс Сафиуллин ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан Дәүләт Советына халык депутаты итеп сайланды. 1999-2003 елларны Россия Дәүләт Думасы депутаты булды. Аның халык өчен янып-көеп ясаган чыгышларын күпләр хәтерли. Барлык башкарган эшләрен җыеп китаплар чыгарсаң - томнар булыр иде», - диде ул.

Сурия Усманова Фәндәс Сафиуллинның каберенә Римма Ширеева, Әлфия Хәсәнова белән баруларын әйтте. «Римма Ширеева Татарстан Дәүләт Советында Фәндәс абыйның референты булып эшләде, Әлфия Хәсәнова күп еллар Дәүләт Советының китапханәсендә хезмәт куйды. Ә мин Фәндәс абый белән Дәүләт Советында бергә эшләдем һәм ул якты дөньядан киткәнче гел аралашып яшәдек», - диде ул.

Фото: Сурия Усманова

«Фотоларга игьтибар итегез: Фәндәс абый каберенең бер ягында Станислав Каминсий дигән кешегә зур монумент тора, ә икенче янында – Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең кабере. Иманым камил, киләчәктә аңа зур һәйкәл куярлар. Разил Исмәгыйлевичны да бик ярата идек, аңа да догалар укыдык, каберенә чәчәкләр куйдык. Киләчәктә шул ике мәһабәт монументлар арасында- кечкенә генә таш торачакмы инде? Алар каберенә искә алырга күп кешеләр килә», - диде җәмәгать эшлеклесе.

Ул Фәндәс Сафиуллинның каберенә монумент куярга булышыгыз, дип хатлар язган. «Күп кешеләргә мөрәҗәгать иттем, әмма проблеманы хәл итә алмадым. Шундый бай, ярдәмчел республика үзенең атаклы улына монумент куя алмыймы инде? Татар халкының үз аңын үстерүгә, мәдәниятен, мәгьрифәтен саклап калуда зур көчен куйган сәясәтче, публицист, җәмәгать эшлеклесен хөрмәт итү – аның үзенә түгел, ә халыкка кирәк», - дип йомгаклады ул.

Фото: Сурия Усманова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100