news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сурия Усманова: Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып эшләдек

Сурия Усманова: Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып эшләдек
Фото: Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова депутат булып эшләгән вакытны искә алып сөйләде.

«Тиз арада бар язучылар белән уртак тел таптым, бигрәк тә Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып, бергә эшләдек. Мин бит Дәүләт Советына бик әзерлекле бардым, берьюлы шәһәр мэриясе һәм җирле Парламентта эшләү (мэриядә бүлек җитәкчесе, Чаллы шәһәр Советы депутаты булу) бик кирәкле тәҗрибә бирде. Иҗтимагый үзәгебез эшендә актив катнашып, милли проблемаларны яхшы белә идем», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Сурия Усманова мәктәптә укыганда да сәхнәдә күп чыгыш ясаган булган. «Шигырьләр сөйлим, концертлар алып бара идем. Әнием Саимә Хөснелгата кызы – укытучы, күп журнал-газеталарны татар, рус телендә алдыра иде («Казан утлары», «Роман-газета», «Азат хатын», «Здоровье», «Ялкын», «Учительская газета» һ.б). Авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады бугай. Студент елларым да «кайнап торды»: группаның старостасы булдым, фәнни түгәрәкләрдә актив катнаштым, театрларда мин карамаган спектакль калмады», – диде ул.

«Студент елларында ук машина йөртү таныклыгы алдым, хәтта парашют секциясенә йөреп, парашюттан да сикердем! Татар һәм рус классикасын уку, үзешчән сәнгатьтә катнашу, мәктәп, студент елларында җәмәгать эшләре, фәнни түгәрәкләрдә катнашу, сәяхәтләргә йөрү, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да минем шәхес булып формалашуымда йогынты ясады», – диде Сурия Усманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot