Сурия Усманова: Бүгенге көндә якутларның 95 проценты үз телен белә
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында «Татар телен саклап калу юллары бармы?» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада катнашкан Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова телне саклау буенча якутларны үрнәк итеп китерде.