«Камал театрының яңа бинасы ачылды, һәм халыкны аңа тартырга, кызыксындырырга кирәк. Үзегез дә яхшы беләсез: якутлар, театр һәм кино сәнгатен аякка бастырып, сәнгать аша телләрен саклап кала алдылар. Мин бу мәсьәләгә телне саклап калу күзлегеннән карыйм. Мин бу эшне Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең ни өчен эшләвен дә аңлыйм. Алар аны театрга һәм Илгиз Зәйниевка ярдәм йөзеннән оештыралар. Алар җәмәгатьчелекнең бу фикергә каршы икәнен дә, тәнкыйтьнең күп булачагын да белеп торалар. Тәнкыйтьләүчеләрнең дә сүзләре урынлы, каршы килеп булмый.
Ярдәм итик театрыбызга, үз театрыбыз бит ул! Ул урамның нинди урам булуын әйтеп торудан хәзер файда юк. Без хәзер ул бинаны башка урынга күчерә алмыйбыз. Безнең бурычыбыз – халыкны яңа бинага, театрга тарту.
Бездә мондый вазгыять туганда бер нәрсә җитешми – җәмәгатьчелек белән фикерләшү юк. Бездә бит үз фикерен әйтердәй кешеләр артык күп түгел. Иҗтимагый палата шундый кешеләрне җыеп, мәсьәләне уртага салып киңәшләшми. Ә бит ул – шундый киңәшләшә торган урын. Аларның татар халкының мәдәниятенә беркайчан да йөз белән борылганнары юк. Алдан җыелып сөйләшсәк, хәзер көчебезне, энергияне юкка сарыф итмәс идек. Безгә хәзер халыкны яңа бина янына тартырга тырышырга кирәк», – ди ул.
Татар зыялыларының Шигырь бәйрәмен уздыру урынын күчерүгә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.