news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургуттагы якшәмбе мәктәбе ата-аналарны да татар теленә өйрәтә

Сургуттагы якшәмбе мәктәбе ата-аналарны да татар теленә өйрәтә
Фото: «Себер татар дөньясы» төркеме

Сургут татарларының милли-мәдәни мохтәрияте каршында 1994 елдан эшләп килүче татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе балаларны яңа уку елы белән сәламләп, үз эшен башлап җибәрде. Быел татар теленә өйрәнергә 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк 35 бала теләк белдергән. Унбиш кешегә якын олылар төркеме дә тупланган. Дәресләр бушлай укытыла. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итә.

Кырык меңгә якын татар яшәгән Сургут шәһәрендә якшәмбе мәктәбе шәһәр балаларына татар телен өйрәтүче бердәнбер таяну ноктасы булып тора Якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләрен Алсу Гайнетдинова алып бара.

«Өендә татарлык азмы-күпме сакланган балага татарчага өйрәнү җиңелрәк. Әти-әниләрдән дә тора. Атнага бер тапкыр узучы татар теле түгәрәге зур нәтиҗә бирә, телне югары дәрәҗәдә белергә өйрәтә алмый. Сөйләм телен көнкүреш дәрәҗәсендә белсөләр дә безнең өчен зур казаныш булыр иде», - ди ул.

Алсу ханым ассызыклап үткәнчә, әгәр укытучылар булса, якшәмбе мәктәбенә укучыларны күбрәк җәлеп итәргә мөмкин булыр иде. «Татар теле дәресләрен алып бару берүземә генә авыр. Балаларның телне белү дәрәҗәләре төрле булгач, төркемнәргә бүлеп укытам. Укытучылар кирәк», - дигән ул кадрлар җитмәү проблемасына тукталып.

news_right_1
news_right_2
news_bot