news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Юграның татар гүзәле исеме билгеле булды

Сургутта Юграның татар гүзәле исеме билгеле булды
Фото: Сургут администрациясе

Сургутта «Ханты-Манси автономияле округы татар кызы - 2024» матурлык конкурсы узды. Татар гүзәле исеме өчен төрле районнардан 9 кыз сынашты. Бу хакта ugra-news.ru яңалыклар порталы хәбәр итә.

Конкурсантлар туган телендә үзе белән таныштырды, катнашучыларны милли ризыклар белән сыйлады, дефиледа катнашты һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.

Сургутта яшәүче Арина Минхәерова җиңүче титулына һәм таҗына ия булды. Аннары ул төбәкне Пензада халыкара конкурс этабында тәкъдим итәчәк. Әгәр дә ул икенче тапкыр җиңү яулый алса, конкурсның киләсе халыкара этабын Сургут кабул итә.

«Һәр катнашучы бүләк һәм татар халкының баш киеме – калфак тапшырылды. Чулпан Шәрифҗанова, Рамилә Вәлиева һәм Олеся Гирфановага 1нче, 2нче һәм 3нче дәрәҗә дипломнар алды», - дип хәбәр иткәннәр порталга шәһәр администрациясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot