news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта юбилейлы Сабан туе узачак

Чарага Татарстан һәм Башкортстаннан да артистлар килүе көтелә.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 18 июнь көнне Сургут каласында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Аны быел 30 нчы тапкыр үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы хәбәр итте.

Билгеле булганча, бәйрәм “Спортивное ядро” стадионында сәгать 11 дә башлана. Чарага Татарстан һәм Башкортстаннан да артистлар килүе көтелә. Спорт ярышлары, җирле иҗат төркемнәренең чыгышлары, әлбәттә инде, милли көрәш, бәйрәмнең бизәге булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100