Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта узган III Иртыш халыкара Сабан туенда 50 меңнән артык кеше катнашты
Сургутта узган III Иртыш халыкара Сабан туе 50 меңнән артык катнашучыны һәм кунакны җыйган. Бәйрәм Үзәк шәһәр мәйданында үткән һәм Россия төбәкләре вәкилләрен, шулай ук Казахстан һәм Кытай делегацияләрен берләштергән. Бу хакта Ugra-news басмасы хәбәр итте.
Программада һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, милли уеннар, күргәзмәләр, концертлар һәм традицион аш-су мәйданчыклары булган. Чараларда Татарстан, Башкортстан республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Омск, Төмән һәм Курган өлкәләре артистлары, осталары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашкан.
Ярминкәдә татар, башкорт һәм Югра осталарының кул эшләре – милли баш киемнәре, керамикадан, йоннан ясалган әйберләр, сувенирлар һәм кулдан ясалган бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Кунаклар шулай ук традицион аш-су белән таныша, чәк-чәк, бавырсак, кымыз һәм башка милли ризыкларны татып карый алган.
Бәйрәм кысаларында Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Геройлар вакыты» күргәзмәсе эшләгән. Экспозициядә агачтан уеп ясалган Муса Җәлил, Александр Матросов һәм башка геройларның портретлары урын алган.
Сабантуй концерт программасы, фотозоналар, интерактив мәйданчыклар һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар белән үрелеп барган.
III Халыкара Иртыш Сабантуен ХМАО – Югра хөкүмәте Татарстан Республикасы белән берлектә, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм округның татар-башкорт милли-мәдәни берләшмәләре ярдәме белән оештырды..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз