news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта узачак Сабантуй көне билгеләнде

Милли бәйрәмне уздыру урынын сайлау буенча хәзер тавыш бирү бара.

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Сургут шәһәрендә быел Сабан туе узачак көн билгеле булды. Бу хакта каланың Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Сургутта яшәүче милләттәшләребез Сабан туен 17 июньдә бәйрәм итәчәк. Узган ел ул "Спортивное ядро"  стадионында узган булган. Быел исә бәйрәм итү урынын Сургут татарлары үзләре хәл итсен өчен, тавыш бирү оештырылган.
 
Стадионнан тыш Сабан туен Сургут Дәүләт театры каршындагы мәйданда уздыру тәкъдиме бар. Әлегә стадион варианты алда бара. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot