Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби‑музыкаль кичә булды
Сургут татарлары милли‑мәдәни автономиясе бинасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган әдәби‑музыкаль кичә узган. Бу хакта Сургут татарлары милли‑мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Чараны Сургут якшәмбе мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм «Сандугач» татар җыр-бию ансамбле белән берлектә оештырган.
Кичәнең махсус кунагы – Сургут шәһәре филармониясе солисты, вокал укытучысы һәм Габдулла Тукайның бишенче буын туганы Венера Батыршина тамашачыларга гаилә истәлекләре турында сөйләгән һәм шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкарган.
Тукай әкиятләре геройлары – Шүрәле, Су анасы һәм кәҗә белән сарык та кичәдә кунак булган. Алар балалар өчен театральләштерелгән тамаша тәкъдим иткән.
Шулай ук балалар арасында шигырь һәм рәсем конкурсы оештырылган. Кичә азагында бәйгегә йомгак ясалган, жиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз