news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Татарстан киносы ае башланган

Сургут шәһәре «Кино галереясе»ндә 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Татарстан киносы ае» киноакциясе уза. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Барлык фильмнар бушлай күрсәтеләчәк.

Программа:

  • 9 апрель, 18:10 — «Корбан-роман. Бер корбан тарихы» (12+, драма/мелодрама, 110 мин)
  • 10 апрель, 11:00 — «Хәлимә» (12+, драма, 55 мин); 18:30 — «Тарлан» (12+, драма, 79 мин)
  • 12 апрель, 14:40 — «Әлмәндәр» (6+, анимация, 68 мин); 16:20 — «Мишка» (6+, комедия, 71 мин)
  • 16 апрель, 18:00 — «Семейные хлопоты» (12+, комедия, 70 мин)
  • 19 апрель, 13:00 — «Әлмәндәр» (6+, анимация, 68 мин); 16:30 — «Мишка» (6+, комедия, 71 мин)
  • 26 апрель, 14:50 — «Хәлимә» (12+, драма, 55 мин)
  • 29 апрель, 11:00 — «Хәлимә» (12+, драма, 55 мин); 18:20 — «Без 41-нче ел балалары» (12+, хәрби драма, 77 мин)
  • 30 апрель, 11:00 — «Без 41-нче ел балалары» (12+, хәрби драма, 77 мин)
news_right_1
news_right_2
news_bot