Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган
Пандемиягә кадәр якшәмбе мәктәбенә балалар һәм яшьләр генә йөргән.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланган, быел анда олылар да йөри.
«Узган атнада беренче дәрес узды. Пандемия сәбәпле мәктәпнең эше тукталып торган иде. Пандемиягә кадәр яшьләр һәм балалар төркеме бар иде, анда кырыклап бала йөрде. Быел олылар төркеме дә җыелды, алар үзләре теләк белдерде», — дип сөйләде якшәмбе мәктәбендә татар телен укытучы Алсу Гайнетдинова.
Ел дәвамында татар теле дәресләрен ике мөгаллим укытачак. Олылар өчен дәресләр 12:00 сәгатьтә, ә балалар өчен дәресләр 13:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз