Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта татар телен өйрәнүчеләр өчен яңа уку елы башланды
Кичә Сургутта татар иҗтимагый үзәгендә татар телен өйрәнүчеләр өчен яңа уку елы башлану уңаеннан зур бәйрәм узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришат Гыйззәтулин ачып җибәрде. Ул яңа буынга телне саклау һәм тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Сәламләү сүзләре һәм котлаулар белән ХМАО - Югра мөфтие урынбасары, ХМАО-Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Фидан хәзрәт Корбанаев чыгыш ясады. Ул ата-аналарга балаларга туган телебезне өйрәнергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде, чөнки татарларда телне белү һәрвакыт дин белеме белән янәшә барды, укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде.
Бәйрәмнең аерым кунагы педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, ХМАО-Юграның атказанган фән эшлеклесе Рафис Шәймәрданов булды. Рафис Хәсәнович җылы үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, туган телне өйрәнүгә заманча якын килү — балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә укытуны кызыклы һәм нәтиҗәле итү турындагы фикерләре белән уртаклашты, шулай ук үзе язган «Татар милли педагогикасы» китабын бүләк итте. Әлеге китап уку-укыту эшчәнлегендә зур методик ярдәмлек булыр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз