news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта «Татар теле нульдән башлап» курсларына чакыралар

Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Татар теле нульдән башлап» дигән татар телен өйрәнү курсларына кешеләр җыя. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге «Татарлар - Сургут» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Дуслар, бездә яхшы яңалык бар! Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте каршында татар телен өйрәтү дәвам итә. Шушы көннәрдә якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнү буенча «Татар теле нульдән башлап» дип аталган курска тагын бер төркем җыелды. Башлангыч татар теле курсларына теләгән һәр кеше килә ала, яшь буенча чикләүләр юк. Татар телен өйрәнергә теләүче балаларны һәм өлкәннәрне көтәбез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot