Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләре бүләкләнде
Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе чаралары кысаларында татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле мәдәни эшлеклеләрне бүләкләү тантанасы узды. Милли үзенчәлекне саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң югары бүләк — «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале — Ханты-Манси автономияле округы Губернаторы Руслан Кухарукка тапшырылды. Аның төбәктә милли мәдәниятләрне үстерүгә күртсәткән ярдәме югары бәяләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале белән ХМАО төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы һәм Сургут шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Алсу Гайнетдинова бүләкләнде.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән ХМАО төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы һәм Сургут шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм мәдәният эшлеклеләре билгеләнде. Алар арасында Чулпан Галәветдинова,Илзия Кыямова, Ләйсан Дмитриева, композитор һәм «Тальян» татар-башкорт мәдәни үзәген оештыручыларның берсе Тимерхан Шәрифуллин һәм Венер Мөхәммәдиев бар иде.
Бүләкләр аларның Себердә татар мәдәниятен үстерү буенча күпьеллык хезмәтләрен тану билгесе буларак тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз