Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта Татар мәдәнияте этнофесты узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кичә «Россия - минем тарихым. Югра» мультимедиа тарихи паркында Татар мәдәнияте этнофесты узды, ул бөтен округтан кунаклар җыйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә катнашучыларны Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Сургут шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Р.Улбеков, шулай ук хакимият вәкиле С.Перунов сәламләде.
Халык иҗаты күргәзмәсендә Сургут шәһәре вәкилләре, «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте һәм округта яшәүчеләрнең картиналары, чиккән сөлгеләре, түбәтәйләр, кулдан эшләнгән милли стильдәге курчаклары куелган. Шулай ук милли ризыклар да күрсәтелде.
Концерт программасында милли костюмнардан «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы чыгыш ясады.
Әлеге чарада Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск, Покачи, Мегион, Салым, Лангепас, Нефтеюганск, Нягань кебек шәһәрләреннән катнашучылар булды.
Фестивальне оештыруда «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы җитәкчесе, Сургут һәм төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең мәдәният буенча урынбасары Нурия Җиһаншинаның хезмәте зур булды, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз