news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта «Татар кызы 2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

25 мартта Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды. Биредә Сургут, Когалым, Нефтеюганск, Түбән Варта, Лянтор, Пойковск шәһәрләреннән 11 кыз катнашты.

«ХМАО-ЮГРА ТАТАР КЫЗЫ 2023» титулына Нефтеюганск шәһәреннән Динә Рәхимова лаек булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

1 нче дәрәҗә диплом - Әхмәтханова Алия (Пойковский штп.),

2 нче дәрәҗә диплом – Мөхәммәтҗанова Эльвина (Сургут шәһ.)

3 нче дәрәҗә диплом - Локманова Эльвира (Сургут шәһ.) 

«Мирас» хатын-кызлар клубы барлык кызларга үз куллары белән эшләнелгән калфак, җиңүчегә калфак һәм чигүле алъяпкыч бүләк иттеләр. Башка спонсорлардан да бүләкләр күп булды. Бөтендөнья татар конгрессына бәйгене үткәрүдә ярдәм иткән өчен иң зур рәхмәтебезне белдерәбез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100