Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта татар халкының гореф-гадәтләрен чит төбәктә танытучыларны бүләкләделәр
Сургут татарлары узып баручы елга нәтиҗә ясады.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда халык белән эшләгән, яшь буынга, башка милләт халкына милләтебезнең, халкыбызның гореф -гадәтләрен бик күп еллар чит төбәктә таныткан «Ак калфак»лыларга Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевичның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтариятында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Сургут бүлекчәсе 2019 елгы эшләренә хисап ясады. Чарага мохтарият әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге уңганнары, татар Якшәмбе мәктәбе мөгаллимәләре килгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Сургут бүлекчәсенең ел нәтиҗәләренә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышланган чараны озак еллар буе Сургут шәһәре татар милли — мәдәни мохтарияты урынбасары, сәнгать җитәкчесе, шул ук вакытта бүлекчәне җитәкләгән Нурия Әхәт кызы Җиһаншина башлап җибәрде.
Чыгышының кереш өлешендә үк «Ак калфак»лыларны якынлашып килүче 2020 ел бәйрәме белән котлады һәм ел буена мохтарият кысаларында, шәһәркүләм оештырылган чараларда активлык күрсәтүче ханымнарга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмгә аларда бик яхшы әзерлек, табын тутырып күчтәнәчләр алып килгән. Берсе халкыбызның күпереп пешкән коймагын алып килсә, башкалары өчпочмак, бәлеш һәм башка төр камыр ризыклары, тәм-том пешергән.
Ә уеннар, ихлас матур теләкләрнең иге чиге юк. Әле бит гармун тавышына кушылып халкыбызның моңлы җырларында искә алдык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз