Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының юбилей концерты булды
Сургут шәһәрендәге Мәдәният үзәгендә «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының юбилей концерты булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Сургут татарлары милли-мәдәни мохтарияте сәхифәсе»ндә хәбәр ителә.
Коллектив тамашачыларга бай программа тәкъдим итте. Юбилей кичәсенә коллективның дуслары, хезмәттәшләре һәм җанатарлары җыелды. Алар барысы да «Сандугач»ны 40 еллык юбилее белән котларга һәм концерт карарга килде.
Сургут шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Фризен, Сургут шәһәре хакимиятенең мәдәният комитеты рәисе Антон Акулов, шулай ук шәһәр мәдәни үзәге директоры Владимир Веснин котлау сүзе белән чыгыш ясады. Коллектив җитәкчесе Нурия Җиһаншина, балетмейстер Анастасия Роменская, шулай ук коллективның солистлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Коллективка карата бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.
«Сандугач» коллективы - татар халкының гореф-гадәтләрен буыннан-буынга кадерләп саклаучы һәм тапшыручы бер гаилә. Коллективта катнашучыларның күбесе үзләренең иҗат юлын ансамбльдә кечкенә чакта ук башлаган, ә олыгайгач, үз балаларын ансамбльгә алып килгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз