news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта «Сабантуй» милли бәйрәме проектын тәкъдим иткәннәр

Сургутта «Сабантуй» милли бәйрәме проектын тәкъдим иткәннәр
Фото: https://vk.com/tatarlar_surgut

Сургутта Сити Молл сәүдә үзәгендә хакимият ярдәмендә коммерцияле булмаган оешмаларның проектлары күргәзмәсе узды. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Сургут татарларның милли-мәдәни мохтарияте ел саен проекта катнаша. Быел без «Сабантуй» милли бәйрәме проектын тәкъдим иттек. Безнең кызлар - «Ак калфак» хатын-кызлар бергәлеге осталары кул эшләре һәм милли ашлар күргәзмәсен оештырды. Безнең берләшмәнең бөтен активына зур рәхмәт белдерәбез, ә проектка уңышлар һәм чәчәк атуын телибез», диелгән хәбәрдә.

Анда социаль, яшьләр, мәдәни, спорт, хәйрия юнәлешендә эш алып баручы иҗтимагый берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре һәм шәһәрнең милли-мәдәни мохтариятләре 40ка якын социаль инициатива тәкъдим итте.

Конкурс-күргәзмә шәһәрдә беренче ел гына узмый һәм ел саен оешмалар үзләренең социаль юнәлештәге проектлары турында сөйли. «Монда ачык күңелле кешеләр җыелды. Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен, кешеләрне яратырга кирәк. Һәр шундый проект җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100