news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Сабан туен июнь башына билгеләгәннәр

Милли бәйрәм быел бу төбәктә 31нче тапкыр оештырылачак.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Сургут шәһәрендә Сабан туе быел 3 июньдә үтәчәк. Бу хакта Сургут шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәм быел бу төбәктә 31нче тапкыр оештырылачак. 
 
Программада шәһәр һәм округның иҗат төркемнәре, Татарстан һәм Башкортстан артистлары концерты, милли көрәш, спорт ярышлары, күңел ачу чаралары булыр дип көтелә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot