Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сургутта округ дәрәҗәсендә үтәчәк Сабан туена татар яшьләре биюле флешмоб әзерли
18 июньдә булачак Сабан туенда бөтен халык җыелып, татар халык биюләре һәм заманча биюләр башкарачак.
(Казан, 18 май, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Ханты-Манси автоном округындагы Сургут шәһәрендә быел Сабан туеның юбилей елы – 30нчы тапкыр үткәрелә, өстәвенә, ул округ бәйрәме статусын алды. Ел саен татар милли бәйрәме меңләгән кешене җыя. Сургутның Татар яшьләре берлеге юбилей Сабан туена биюле флешмоб әзерли, дип хәбәр итә әлеге берлек әгъзасы Гөлназ Әфләтүнова.
“Сабан туе көнне Сургутның Татар яшьләре берлеге биюле флешмоб тәкъдим итәргә булды. Аның максаты – татар милли мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга яшьләрнең игътибарын юнәлтү. Биюдә Сургутның Татар милли-мәдәни мохтартияте волонтерлары, студентлар, мәктәп укучыларын гына түгел, яшенә һәм милләтенә карамастан, теләгән һәркемне катнашырга чакырдык. Безнең төбәккә Россиянең башка төбәкләреннән вахта белән эшкә йөрүчеләр дә биергә ниятли. Аларга без репетицияне видеога төшереп, флешмобка әзерләнергә ярдәм итәбез. Сабан туен биеп каршы алырга көннән-көн күбрәк кеше теләк белдерә. Бу бик куандыра”, – дип сөйли Гөлназ Әфләтүнова. Аның сүзләренчә, флешмоб программасында татар биюләре дә, заманча көйләргә биюләр дә кергән. “Хореографлар – без, яшьләр, үзебез”, – ди Гөлназ.
Быел Сургут Сабан туе “Снежинка” стадионында оештырылыр, дип планлаштырыла. Бәйрәм көнне биюне шунда, бөтен халык алдында башкарырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз