news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта «Өй юу өмәсе» турында видео төшерделәр

Сургутта «Өй юу өмәсе» турында видео төшерделәр
https://tatar-congress.org/

Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе үз эшен актив рәвештә яңарта һәм яңа сезонга әзерләнә. Бүген өй юу турында кызыклы видео төшерделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының сайтында хәбәр ителә.

«Белгәнегезчә, элек татарларда өй җыештыру яки «Өй юу өмәсе» кебек үзара ярдәмләшү йоласы булган. Авылларда кыштан соң бер-берсенең өйләрен җыештырырга булышканнар. Хуҗалар рәхмәт йөзеннән тәмле ризыклар белән сыйлый. Боларның барысы да халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды», диелә хәбәрдә.

Бүгенге видео да әлеге йолага багышлана. «Идеяне хуплаган һәм төшерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Аерым идея авторы Нурия Әхәт кызы Җиһаншинага рәхмәт. Видео аның өендә төшерелде», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot