news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак

Сургутта Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сургутта татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара программасында шагыйрьнең китаплар күргәзмәсе, аның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар, шигырьләр уку, шулай ук «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының чыгышлары планлаштырылган. Бу шигърият бәйрәме, шулай ук бөек шагыйрьнең мирасын белү өчен искиткеч мөмкинлек.

Чара 8 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә, 12:00 сәгатьтә башлана. Очрашуны Сургут шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияты оештыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot