news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта мөселманнарның төп бурычы хакында сөйләшәчәкләр

Татар милли-мәдәни автономиясе китапханәсендә "Исламга чакыру - мөселманның төп бурычы" дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 7 апрель көнне Сургут шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе китапханәсендә "Исламга чакыру - мөселманның төп бурычы" дигән темага түгәрәк өстәл артында ачыктан - ачык аралашу булачак. Бу хакта җирле татар оешмасы хәбәр итә. 
 
"Теләге булган барлык сургутлыларны татар үзәгендә көтеп калабыз", - диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot