news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта күпләрне кул эшләренә өйрәткән Зәмзәмия Гамилова вафат булган

Ул Сургутта "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәген җитәкләгән.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 3 август көнне Себердәге милләттәшебез Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызы вафат булган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Гамилова Зәмзәмия Әскәр кызын каты авыру безнең арадан алып китте.Зәмзәмия апаның җәсаде Сургутта җирләнде. Ул өлкән яшьтәге апаларны гына түгел, яшь  кызларны да ел дәвамында бихисап кул эшләренә өйрәтеп калдырды.  Без сезне онытмабыз, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot