news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта җинаятьче һөҗүменнән зыян күргән 4 кеше авыр хәлдә

Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Сургутта бер ир-атның пычак белән һөҗүм итүе аркасында зыян күрүчеләрнең дүртесе авыр хәлдә. Бу хакта төбәк травматология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза "Известия".

Исегезгә төшерәбез, шимбә 11.20 сәгать тирәсендә Сургутта кораллы ир-атның узып баручыларга һөҗүм итүе турында хәбәр ителгән иде. Һөҗүм иткән ир-атны полиция аткан. 7 кеше зыян күргән.

Ханты-Манси автоном округының Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, зыян күргән 7 кешенең дүртесе авыр хәлдә, берсенең хәле – уртача авырлыкта. Икесенә ярдәм күрсәтелгән, алар өйләрендә.

Бу һәлакәт факты буенча Россия Тикшерү комитетының Ханты-Манси автоном округы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр һөҗүм иткән затның шәхесен ачыклаган. Беренче мәгълүматлар буенча, ул – 1994 елгы җирле ир-ат. Аның психик тайпылышлары булу-булмавы турындагы мәгълүмат тикшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100