Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе үтә
Бүген Ханты-Манси автономияле округында III Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза. Сургутның үзәк мәйданы көн буена татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгенә әверелде, шәһәр халкын һәм кунакларны төп милли бәйрәмгә җыйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Руслан Кухарук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм Татарстаннан зур делегация катнаша. Шулай ук III Халыкара Иртыш буе Сабан туенда Казахстаннан, Башкортстаннан, Омск, Курган һәм Төмән өлкәләреннән кунаклар килде.
Рәсми делегация Сабантуй мәйданчыкларын карап чыкканнан соң бәйрәмне ачу тантанасы булды.
Чара программасы бик бай. Төп сәхнәдә Татарстан, Башкортстан, Югра, шулай ук Омск, Төмән һәм Курган өлкәләреннән иҗат коллективлары катнашында зур бәйрәм концерты бара. Концертта Кытай Халык Республикасы артистлары чыгыш ясавы да көтелә.
Төп мәйданда көрәш буенча бөтенроссия ярышлары, шулай ук гер күтәрү, армрестлинг, аркан тартышу, таяк тартышу һәм башка милли уеннар оештырыла.
Милли тирмәләрдә татар һәм башкорт халыкларның көнкүреше һәм тарихы белән танышырга мөмкин. Әлмәт районы Сабантуй кунаклары өчен Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре китапларыннан күргәзмә-ярминкә оештырган. Ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Муса Җәлилнең 120 еллыгына, Сажидә Сөләйманованың 100 еллыгына һәм Клара Булатованың 95 еллыгына багышланган. Югра мәйданчыгында югра чумы корылган, аның янында боланнар утлап йөри. Биредә бәйрәм кунакларын ханты һәм манси халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштыралар. «Һөнәрчеләр шәһәрчеге»ндә халык осталарының күргәзмә-ярминкәсе һәм мастер-класслары эшли.
Өч волонтерлык оешмасы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю буенча аерым мәйданчык оештырган. Анда мастер-классларда катнашып, гуманитар ярдәм өчен эшләнмәләр ясарга мөмкин.
Сәүдә ярминкәләре, фотозоналар, интерактив мәйданчыклар, шулай ук балалар өчен мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары кунаклар өчен көне буе эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз