news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта Габдулла Тукайга багышланган ачык дәрес үткәрәләр

Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 22 апрель көнне,12:00 сәгатьтә Сургут шәһәрендә Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес узачак. Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада Пойково поселогыннан бик күп җырлар авторы, шагыйрә Фәния Харисова, Раушания Исхакова катнашачак.

Дәреснең төп максаты - балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам, шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү, — ди оештыручылар.

Дәрес кысаларында Югра төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрәләр, аларның иҗат юллары белән танышу да көтелә. Керү ирекле булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100