news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы була

Сургутта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

26 апрельдә Сургутта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара була. Бәйрәм «Тукай исән: 140 ел – йөрәкләрдә» дип исемләнгән. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Программада:

  • шигырь укучылар бәйгесе;
  • «Сандугач» коллективы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе чыгышы;
  • шагыйрьнең биографиясенә күзәтү;
  • шагыйрь әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр конкурсы;
  • туган телдә аралашу һәм чәй эчү.

Махсус кунак: Габдулла Тукайның унынчы буын туганы Венера Батыршина.

news_right_1
news_right_2
news_bot