news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк

Балалар спектакле татар телендә булачак.

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә Сургутка беренче тапкыр Чаллы дәүләт курчак театры киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры үзенең иң яхшы һәм колоритлы спектакльләренең берсе — «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк.

Экспертлар фикеренчә, «Карга боткасы» спектакле үзенчәлекле һәм кызыклы уйланылган, анда курчаклар бик күп җәлеп ителгән. Ә татар теле спектакльгә үзенчәлек һәм милли төсмер бирә.

Тамаша Сургут шәһәренең «Петрушка» театрында була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot