news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутта «Библиотөн» акциясендә татар көйләре һәм шигырьләре яңгыраган

Сургутта «Библиотөн» акциясендә татар көйләре һәм шигырьләре яңгыраган
Фото: tatar-congress.org

Узган шимбәдә Сургут шәһәренең үзәк китапханәсендә халыкара бердәмлекне ныгыту ниятеннән «Библиотөн» акциясе оештырылган. Халкыбыз мәдәният-сәнгате белән «Ханты-Манси Югра Төбәк Татар Яшьләр берлеге» активы таныштыра. Кыска гына вакыт аралыгында гаять тирән эчтәлекле программа тәкъдим ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гармунда татар көйләре яңгырый, ә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре барысына да татар әдәбиятының байлыгын һәм тирәнлеген искә төшерә.

«Библиотөн» гади чарага гына түгел, ә бердәмлек һәм мәдәни алмашу бәйрәменә әверелде, анда һәркем халыклар арасында дуслык һәм хөрмәт рухын тоя алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot