Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутның «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы Сабантуйларда чыгыш ясый
Сургут шәһәренең «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының гастрольләре дәвам итә. Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.
«Шимбә коллектив солистлары өчен бик тыгыз көн булды. Чөнки аларны ике торак пункттагы берьюлы ике чарада чыгыш ясарга чакырдылар», – ди оештыручылар.
Иртән зур команда татар-башкорт халкының традицион бәйрәмен – Сабан туен чыгышлары белән бизәү өчен Лангепас шәһәренә китте. «Бегемот» балалар паркында узган бәйрәмгә йөзләгән кеше җыелды. Шәһәр халкы Сургут кунакларын көчле алкышлар белән каршы алды.
Чыгыш ясаганнан соң артистлар икенче мәйданга – Нижневартовск шәһәрендә оештырылган Сабан туена китә.
«Июньдә «Сандугач»ның чыгышлары һәрвакыт күп була. Коллективны округның Сабан туе үткәрелә торган барлык шәһәр-бистәләренә дә диярлек чакыралар. Чираттагысы – Нефтеюганск шәһәрендәге Сабан туе. Ул 15 июньдә узачак», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз