Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутның «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы гаилә традицияләре турында концерт куйган
Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы әзерләгән «Гаилә» концерты узган. Чара татар традицияләре, сәнгате һәм гаилә кыйммәтләре турында зур бәйрәм тамашасы булган. Артистлар иҗаты аша тамашачыларга гаиләнең һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең мөһимлеге турында искәрткәннәр. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Концерт программасы бай булган. Коллектив тамашачыларга өр-яңа номерлар тәкъдим иткән. Кунаклар дәртле биюләр, лирик театраль күренешләр һәм тирән эчтәлекле җырлар белән ләззәтләнә алган.
Музыка һәм хореография гаилә тормышының төрле якларын чагылдырган – туганнар белән күрешү һәм аралашу, өлкәннәрне хөрмәт итү, балалар турында кайгырту һәм, әлбәттә, киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны саклауның мөһимлеге турында сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз