news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутның «Сандугач» ансамбле гаилә кыйммәтләренә багышланган концерт тәкъдим итә

22 мартта 18:00 сәгатьтә Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы «Гаилә» дип исемләнгән концерт тәкъдим итәчәк. Бу хакта Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Безнең һәрберебезнең тормышына мәгънә һәм ямь өсти торган бер нәрсә бар. Ул – гаилә. «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының концерты нәкъ менә гаилә кыйммәтләренә багышлана, диелә хәбәрдә.

Ансамбль башкаруындагы дәртле биюләр, моңлы җырлар һәм театральләштерелгән күренешләр концерт кунакларын татар мәдәниятенең үзенчәлекле йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачак.

Программада гаилә тормышының төрле якларын чагылдыручы халык композицияләре, бәйрәм җырлары яңгыраячак. Кичә туганнар белән тату яшәү, өлкәннәрне хөрмәт итү, балалар турында кайгырту, үз милләтеңнең мәдәни мирасын саклау һәм буыннан-буынга тапшыру кебек кыйммәтләрнең әһәмиятен ассызыклаячак.

Милләттәшләребезне «Гаилә» концертында көтәбез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot