news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургутның "Сандугач" ансамблендә милли талантлар әзерләргә омтылалар

"Сандугач"ка 3-5 һәм 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар чакырыла.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Сургут татарларының "Сандугач" халык җыр һәм бию ансамбленә балалар туплыйлар. "Сандугач"ка 3-5 һәм 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар кабул ителә. Алар белән квалификацияле белгечләр шөгыльләнәчәк. 
 
Ансамбльне оештыручы Нурия Җиһаншина белән Анжелика Әхмәтҗанова ансамбльдә милли талантлар әзерләргә өметләнә. Алар "Сандугач"та шөгыльләнү балаларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итәр, сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсен арттырыр, фестиваль һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге бирер, дип ниятли. 
 
Сургут татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, ансамбльдә балалар бушлай шөгыльләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot